-
Езра 1:2, 3Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
2 «Фарсы патшасы Кир болай ди: „Күкләр Аллаһысы Йәһвә миңа җирдәге бар патшалыкларны бирде+ һәм Яһүд җирендәге Иерусалимда үзенә йорт төзергә боерды.+ 3 Арагызда кем аның халкыннан булса, шуның белән аның Аллаһысы булсын, һәм ул Яһүд җирендәге Иерусалимга барсын һәм Исраи́л Аллаһысы Йәһвәнең — йорты Иерусалимда торган* Аллаһының — йортын яңадан торгызсын.
-
-
Езра 6:3, 4Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
3 «Кир патша үзенең идарә итүенең беренче елында Иерусалимдагы Аллаһының йорты турында мондый боерык чыгарды:+ „Корбаннар китерелсен өчен, йорт яңадан торгызылсын. Йортның нигезен ныгытсыннар. Аның биеклеге 60 терсәк* һәм киңлеге 60 терсәк булсын.+ 4 Стеналарын тәгәрәтеп китерелгән зур ташлардан өч рәт һәм бер рәт бүрәнә куеп күтәрсеннәр.+ Бөтен чыгымнарны патша йорты хәзинәсеннән капласыннар.+
-