-
Әсфирә 7:4–6Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Чөнки безне, мине һәм бөтен халкымны, кырып бетерер өчен, үтереп юк итәр+ өчен саттылар.+ Әлбәттә, безне коллар һәм хезмәтче кызлар итеп саткан булсалар, мин бер сүз дә әйтмәс идем. Ләкин мондый бәлагә юл куярга ярамый, чөнки бу патшага да зыян китерер».
5 Шунда Ахашверош патша Әсфирә патшабикәдән: «Кем ул? Алай эшләргә батырчылык иткән кеше кайда?» — дип сорады. 6 Әсфирә: «Безне күралмаучы һәм дошманыбыз — явыз Һәмән ул»,— дип җавап кайтарды.
Һәмән исә патша белән патшабикәдән куркып калтырый башлады.
-