Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Патшалар 24:14, 15
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Ул бөтен Иерусалим халкын, бөтен югары дәрәҗәдәге түрәләрне,*+ бөтен гайрәтле гаскәриләрне, шулай ук бөтен һөнәрчеләрне һәм тимерчеләрне*+ — барлыгы 10 000 кешене әсирлеккә алып китте. Шушы җирдә яшәгән ярлы-ябагайдан башка бүтән берәү дә калмады.+ 15 Шулай итеп, ул Йәһуәкинне+ Бабылга әсирлеккә алып китте,+ шулай ук аның әнисен, хатыннарын, аның сарай түрәләрен һәм шул җирдәге күренекле кешеләрне дә алып китте. Ул аларны Иерусалимнан Бабылга күчерде.

  • 1 Елъязма 3:16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 Йәһуәкимнең улы Йәкуния́,+ Йәкуниянең улы Сидкыя иде.

  • 2 Елъязма 36:9, 10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Патшалык итә башлаганда Йәһуәкингә+ 18 яшь иде, һәм ул Иерусалимда өч ай да ун көн идарә итте. Ул Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+ 10 Ел башында* Нәбукаднизар патша үз кешеләрен җибәреп, Йәһуәкинне һәм Йәһвә йортындагы кыйммәтле әйберләрне+ Бабылга китерергә кушты.+ Аның урынына ул Яһүд һәм Иерусалим өстеннән патша итеп аның атасының бертуганы Сидкыяне куйды.+

  • Ирмия 22:28
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 28 Әллә бу кеше — Кәниях — кире кагылган һәм ватык чүлмәкме?

      Әллә ул беркемгә дә кирәк булмаган савытмы?

      Нигә соң мин аны үз токымнары белән бергә

      Үзләренә таныш булмаган җиргә ыргытырга тиеш?“+

  • Ирмия 24:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 24 Бабыл патшасы Нәбукадниза́р Яһүд патшасын — Йәһуәки́м*+ улы Йәкунияне,+ шулай ук Яһүд мирзаларын, һөнәрчеләрне һәм тимерчеләрне* Иерусалимнан Бабылга әсирлеккә алып киткәч,+ Йәһвә миңа инҗир салынган ике кәрзин күрсәтте; шул кәрзиннәр Йәһвәнең гыйбадәтханәсе алдында тора иде.

  • Ирмия 37:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 37 Йәһуәкимнең улы Кәния́х*+ урынына Йошиянең улы патша Сидкыя́+ идарә итә башлады, чөнки Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р аны Яһүд җирендә патша итеп куйды.+

  • Ирмия 52:31
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 31 Яһүд патшасы Йәһуәкиннең+ әсир ителүенең 37 нче елында, 12 нче айның 25 нче көнендә Бабыл патшасы Авилмерода́х үзенең патша булып утырган елында Яһүд патшасы Йәһуәкинне азат итте һәм зинданнан чыгарды.+

  • Маттай 1:11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Йошия́+ Бабы́л әсирлеге вакытында+ яшәгән Йәкуниянең+ һәм аның абый-энеләренең атасы.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу