6 Ул төнне патшаның йокысы качты. Шуңа күрә ул тарихи язмалар китабын+ китерергә кушты. Китапны патша алдында укыганда, 2 бер язу таптылар. Анда патшаның ике түрәсе — ишек сакчылары Бикта́н белән Тәришнең Ахашверо́ш патшаны үтерергә җыенганы һәм Мардәкәйнең моның турында хәбәр иткәне язылган иде.+