Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Елъязма 28:9
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Сөләйман, улым, сиңа исә сүзем шул: әтиеңнең Аллаһысын бел һәм аңа бербөтен* йөрәк белән,+ җан-тән белән* хезмәт ит, чөнки Йәһвә бар йөрәкләрне тикшерә+ һәм бөтен уй-теләкләрне белеп ала.+ Аны эзләсәң, табарсың.+ Аны калдырсаң, ул сине мәңгегә кире кагар.+

  • Зәбур 62:12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 Тугры мәхәббәт тә шулай ук синеке, и Йәһвә,+

      Син бит һәркемгә эшләренә карап әҗерен* бирәсең.+

  • Гыйбрәтле сүзләр 24:12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 «Әмма без бу турыда белмәдек»,— дисең икән,

      Йөрәкләрне* тикшерүче моны белә түгелме?+

      Әйе, сине* күзәтүче моны белә

      Һәм һәркемгә үз эшләренә карап кайтарыр.+

  • Ирмия 32:19
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 19 Синең уй-ниятләрең бөек һәм эшләрең кодрәтле.+ Һәркемгә юлларына һәм эшләренә карап кайтарыр өчен,+ син кешеләрнең бар юлларын күздән кичерәсең.+

  • Йәзәкил 33:20
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 Әмма сез: „Йәһвәнең юлы гаделсез“,— дисез.+ И Исраил халкы, мин һәрберегезне юлларыгызга карап хөкем итәрмен».

  • Римлыларга 2:6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 һәм һәркемгә эшенә карап кайтарачак:+

  • 2 Көринтлеләргә 5:10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Һәрберебез бит Мәсихнең хөкем итү урыны алдына килеп басарга тиеш, һәм һәркем тәндә булганда кылганнарына, алар яхшымы, яманмы икәненә карап тиешлесен алачак.+

  • Гәләтиялеләргә 6:7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Алданмагыз: Аллаһыдан көлеп булмый. Кеше ни чәчсә, шуны урыр.+

  • 1 Петер 1:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Һәркемне эшенә карап, тигез хөкем итүче Атадан+ сорыйсыз икән, бу дөньяда вакытлыча яшәгәндә, Аллаһыдан куркып гомер итегез.+

  • Ачылыш 22:12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 „Менә! Мин тиздән киләм һәм һәркемгә әҗер бирәчәкмен. Һәркемгә эшләренә карап кайтарырмын.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу