Чыгыш 22:22–24 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 22 Тол хатынны һәм ятимне* җәберләмәгез.+ 23 Аларны җәберләсәгез, алар миңа ярдәм сорап ялварыр, һәм мин аларның ачы тавышын ишетермен+ 24 һәм ачуым кабынып, сезне кылыч белән үтертермен. Шулчак сезнең хатыннарыгыз — тол, ә балаларыгыз ятим калыр. Канун 10:17, 18 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 17 Чөнки Аллаһыгыз Йәһвә — аллалар Аллаһысы+ һәм раббылар Раббысы, бөек, куәтле һәм курку-хөрмәт уятучы Аллаһы, ул һәркемгә бертигез карый+ һәм ришвәт алмый. 18 Ул атасыз баланы* һәм тол хатынны гадел хөкем итә,+ килмешәкне ярата+ һәм аңа ризык белән кием бирә. Зәбур 10:14 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 14 Ә син кайгы-хәсрәтләрне күреп торасың,Син барын күзәтеп, кулда тотасың.+ Мескен корбан сиңа ялвара.+ Син — атасыз ятимгә ярдәмче.+ Зәбур 146:9 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 9 Йәһвә килмешәкләрне яклый,Әтисез ятимгә һәм тол хатынга ярдәм итә,+Ә явызларның ниятләрен тарката.*+
22 Тол хатынны һәм ятимне* җәберләмәгез.+ 23 Аларны җәберләсәгез, алар миңа ярдәм сорап ялварыр, һәм мин аларның ачы тавышын ишетермен+ 24 һәм ачуым кабынып, сезне кылыч белән үтертермен. Шулчак сезнең хатыннарыгыз — тол, ә балаларыгыз ятим калыр.
17 Чөнки Аллаһыгыз Йәһвә — аллалар Аллаһысы+ һәм раббылар Раббысы, бөек, куәтле һәм курку-хөрмәт уятучы Аллаһы, ул һәркемгә бертигез карый+ һәм ришвәт алмый. 18 Ул атасыз баланы* һәм тол хатынны гадел хөкем итә,+ килмешәкне ярата+ һәм аңа ризык белән кием бирә.
14 Ә син кайгы-хәсрәтләрне күреп торасың,Син барын күзәтеп, кулда тотасың.+ Мескен корбан сиңа ялвара.+ Син — атасыз ятимгә ярдәмче.+
9 Йәһвә килмешәкләрне яклый,Әтисез ятимгә һәм тол хатынга ярдәм итә,+Ә явызларның ниятләрен тарката.*+