-
Маттай 21:12, 13Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
12 Гыйбадәтханәгә кергәч, Гайсә анда сатучыларның һәм сатып алучыларның барысын куып чыгарды. Ул акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның эскәмияләрен аударып ташлады.+ 13 Ул аларга: «Язылган: „Минем йортым дога кылу йорты дип аталыр“,+ ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндерәсез»+,— диде.
-
-
Марк 11:15–17Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Шуннан соң алар Иерусалимга килделәр. Гайсә гыйбадәтханәгә керү белән, анда сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгара башлады. Ул акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның эскәмияләрен аударып ташлады+ 16 һәм беркемгә дә гыйбадәтханә аша әйбер ташып үтәргә рөхсәт итмәде. 17 Халыкны өйрәтеп, ул болай диде: «„Минем йортым бөтен халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр“+,— дип язылмаганмыни? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез».+
-
-
Яхъя 2:13–17Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Яһүдләрнең Паса́х бәйрәме+ якынлашып килә иде, һәм Гайсә Иерусалимга күтәрелде. 14 Ул гыйбадәтханәдә үгез, сарык, күгәрчен+ сатучыларны һәм үз урыннарында акча алмаштырып утыручыларны күрде. 15 Шунда ул, баудан чыбыркы үреп, аларның барысын да, сарыклары һәм үгезләре белән бергә, гыйбадәтханәдән куып чыгарды, акча алмаштыручыларның акчаларын чәчеп җибәрде һәм өстәлләрен аударды.+ 16 Күгәрчен сатучыларга: «Боларны моннан алып китегез! Җитәр, Атамның йортын базарга әйләндермәгез!»+ — диде. 17 Шунда аның шәкертләре: «Мин синең йортыңа карата ашкыну белән янып торачакмын»+,— дигән сүзләрне исләренә төшерде.
-