Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Чыгыш 23:31
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 31 Мин сезнең чигегезне Кызыл диңгездән алып филистилеләр диңгезенә* кадәр һәм чүлдән алып бөек елгага*+ кадәр сузармын, чөнки мин бу җирнең яшәүчеләрен сезнең кулыгызга бирермен, һәм сез аларны куып җибәрерсез.+

  • 1 Патшалар 4:21
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 21 Сөләйман бөек елгадан*+ алып филистилеләр җиренә һәм Мисыр чикләренә кадәр бөтен патшалыклар белән идарә итте. Бу патшалыклар салым түләделәр һәм Сөләйманның үлеменә кадәр аңа хезмәт иттеләр.+

  • Зәбур 2:8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 8 Миннән сора, һәм мин сиңа мирас итеп халыкларны,

      Милек итеп бөтен җирне бирермен.+

  • Зәбур 22:27, 28
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 27 Бөтен җир йөзе Йәһвәне искә төшереп, аңа борылыр.

      Халыкларның бөтен кабиләләре аңа сәҗдә кылыр.+

      28 Чөнки Йәһвә — Патша,+

      Ул халыклар өстеннән идарә итә.

  • Даниял 2:35
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 35 Шулчак тимер, балчык, бакыр, көмеш һәм алтын — барысы да челпәрәмә килеп, җәйге ындырдагы кибәктәй булды, һәм җил аларны очырып алып китте, бернәрсә дә калмады. Сынга килеп бәрелгән таш исә, зур тауга әйләнеп, бөтен җир йөзен тутырды.

  • Зәкәрия 9:10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Мин Ифраимның сугыш арбаларын,

      Иерусалимның атларын юк итәм.

      Гаскәриләрнең ук-җәясе тартып алыначак.

      Ул халыкларга тынычлык игълан итәчәк.+

      Аның хакимлеге бер диңгездән икенче диңгезгә,

      Бөек елгадан* алып җир читенә кадәр җәеләчәк.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу