Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Чыгыш 32:9
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Сүзен дәвам итеп, Йәһвә Мусага: «Бу халыкның үҗәт икәнлеген күреп торам.+

  • Канун 1:43
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 43 Мин моны сезгә әйттем, әмма сез тыңламадыгыз. Сез Йәһвәнең боерыгына каршы чыктыгыз һәм үз-үзегезгә чиктән тыш ышанып тауга менеп киттегез.

  • Канун 31:27
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 27 Чөнки мин үзем синең фетнәчел+ һәм үҗәт+ булуыңны яхшы беләм. Әгәр сез исән чагымда Йәһвәгә каршы күтәрелеп шулкадәр фетнәчел булгансыз икән, бигрәк тә үлемемнән соң шундый булырсыз!

  • 2 Патшалар 17:13, 14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Йәһвә үзенең бөтен пәйгамбәрләре һәм күренешләр тапшыручылары+ аша: «Яман юлларыгызны калдырыгыз!+ Мин ата-бабаларыгызга биргән һәм сезгә пәйгамбәрләрем аша җиткергән бөтен кануннар буенча яшәп, әмерләремне һәм кагыйдәләремне үтәгез»,— дип, Исраил белән Яһүд халкын кисәтеп торды. 14 Әмма алар тыңламадылар һәм, үз Аллаһылары Йәһвәгә иман итмәгән ата-бабалары кебек үк, үҗәтләнеп йөрделәр.+

  • Йәзәкил 20:18
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 18 Мин аларның улларына чүлдә болай дидем:+ „Ата-бабаларыгызның кагыйдәләре буенча яшәмәгез,+ аларның хөкем карарларын тотмагыз һәм җирәнгеч потлары белән үзегезне нәҗесләмәгез.

  • Рәсүлләр 7:51
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 51 Йөрәкләре дә, колаклары да сөннәтләнмәгән үҗәт кешеләр, сез гел изге рухка каршы киләсез. Ата-бабаларыгыз нинди булса, сез дә шундый.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу