-
Чыгыш 10:14, 15Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
14 Саранча бөтен Мисыр иленә ябырылды һәм бөтен Мисыр җирен басып алды.+ Бу коточкыч хәл иде.+ Шулкадәр күп саранчаның моңарчы беркайчан да булганы юк иде һәм моннан ары да булмас. 15 Саранча бөтен җир өстен каплап алды, һәм алардан җир йөзе караңгыланды. Алар шул җирдәге боз явудан торып калган бөтен үсемлекләрне һәм агачлардагы бөтен җимешләрне ашап бетерде. Мисыр җирендәге агачларда бер яшел яфрак та, кырларда бер яшел үлән дә калмады.
-