-
Никами 9:24, 25Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
24 Аларның уллары шул җиргә кереп, аны яулап алды.+ Син аларга ул җирдә яшәгән кәнганлыларны буйсындырдың.+ Ул җирдәге патшалар белән халыкларны, алар белән нәрсә эшләргә теләсәләр, шуны эшләсеннәр өчен, алар кулына бирдең. 25 Алар ныгытылган шәһәрләрне+ һәм уңдырышлы җирне+ басып алды, шулай ук төрле мал-мөлкәт тулы йортлар, инде казылган сулыклар, йөзем бакчалары, зәйтүн кырлары+ һәм күп җимеш агачларына ия булды. Алар туйганчы ашап, симереп һәм синең бөек яхшылыгыңнан ләззәтләнеп яшәде.
-