-
2 Елъязма 36:17–19Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
17 Шунда Аллаһы аларга каршы калдайлыларның+ патшасын китерде. Тегесе, килеп, аларның изге йорттагы+ егетләрен кылычтан кичерде;+ аның җаны егетен дә, кызын да, картын да, хәлсезен дә жәлләмәде.+ Аллаһы бөтенесен аның кулына тапшырды.+ 18 Ул Аллаһы йортындагы бөтен зурлы-кечкенәле әйберләрне, шулай ук Йәһвә йортындагы байлыкны һәм патша белән түрәләренең байлыгын Бабылга алып китте.+ 19 Ул Аллаһы йортын яндырып,+ аны кара күмергә әйләндерде, Иерусалим стенасын җимерде,+ бөтен ныгытмаларын яндырып бетерде һәм барлык кыйммәтле нәрсәләрне юкка чыгарды.+
-