-
Йошуа 24:12, 13Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
12 Мин сезнең алдан төшенкелек рухы* җибәрдем, һәм ул аморлыларның ике патшасын куган+ кебек сезнең алдан аларны куды. Бу сезнең кылычыгыз һәм сезнең җәягез белән эшләнмәде.+ 13 Шулай итеп мин сезгә үзегез эшкәртмәгән җирне, үзегез төземәгән шәһәрләрне бирдем,+ һәм сез анда урнаштыгыз. Сез үзегез утыртмаган йөзем бакчаларының һәм зәйтүн кырларының җимешләрен ашыйсыз“.+
-
-
1 Патшалар 4:25Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
25 Сөләйманның бөтен көннәрендә Яһүд һәм Исраил иминлектә көн күрде, Даннан алып Бәхи́р-шебага кадәр һәркем үзенең йөзем агачы һәм үзенең инҗир агачы астында утыра иде.
-