-
Ирмия 7:23, 24Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
23 Шулай да мондый әмер бирдем: „Тавышыма буйсыныгыз, һәм мин сезнең Аллаһыгыз булырмын, ә сез минем халкым булырсыз.+ Мин сезгә йөрергә кушкан бар юллар буйлап йөрегез, һәм сезнең белән барысы яхшы булыр“.+ 24 Әмма алар тыңламады һәм сүзләремә колак салмады.+ Киресенчә, мәкерле ниятләр корды һәм киреләнеп үзләренең явыз йөрәкләренә иярде.+ Алар алга түгел, ә артка барды.
-
-
Ирмия 11:7, 8Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
7 Мин ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән чыгарган көннән алып бүгенге көнгә кадәр аларны катгый үгетләп тордым. Мин аларга: „Тавышыма буйсыныгыз“,— дип әйтеп, аларны кат-кат* үгетләдем.+ 8 Ләкин алар тыңламады һәм сүзләремә колак салмады. Киресенчә, һәрберсе үҗәтләнеп үзенең явыз йөрәгенә ияреп йөрде.+ Шуңа күрә мин, алар боерыкларымны үтәмәгәнгә, шул килешүдә әйтелгән бар сүзләремне үз башларына төшердем“».
-