-
Чыгыш 1:8–10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Берникадәр вакыт узгач, Мисырда Йосыфны белмәгән башка бер патша хакимлек итә башлады. 9 Ул үз халкына болай диде: «Карагыз, Исраил халкы бездән күбрәк тә һәм безгә караганда көчлерәк тә!+ 10 Уйлап эш итик. Югыйсә алар тагы да күбәер һәм, сугыш чыга калса, безнең дошманнарыбызга кушылып, безгә каршы сугышыр һәм илебездән китеп барыр».
-
-
Әсфирә 3:6Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Ләкин аңа Мардәкәйне генә үтерү аз булып тоелды. Мардәкәйнең кайсы халыктан булуын белгәч, ул Ахашверош патшалыгында яшәгән бөтен яһүдләрне — Мардәкәйнең халкын кырып бетерү мөмкинлеген эзли башлады.
-