Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Зәбур 53:башлангыч сүзе–6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • Дирижер өчен: махала́т* стилендә. Маски́л.* Давытның мәдхиясе.

      53 Акылсыз* үз күңеленнән:

      «Йәһвә юк»,— ди.+

      Андый кешеләрнең гаделсез гамәлләре бозык һәм җирәнгеч.

      Берсе дә игелек кылмый.+

       2 Аллаһы исә, берәрсенең зирәклеге бармы икән, берәрсе Йәһвәне эзлиме икән дип,+

      Күктән адәм балаларына күз сала.+

       3 Аларның һәммәсе юлдан тайпылган,

      Бөтенесе дә бердәй бозык.

      Берәү дә игелек кылмый,

      Берәү дә.+

       4 Ник явызлык кылучыларның берсе дә аңламый, ә?

      Алар халкымны икмәк ашагандай йота.

      Алар Йәһвәне чакырмый.+

       5 Әмма аларны көчле курку,

      Моңарчы беркайчан кичермәгән көчле курку* басар,

      Чөнки Аллаһы сиңа һөҗүм итүчеләрнең сөякләрен чәчеп бетерер.

      Син аларны оятка калдырырсың, чөнки Йәһвә аларны кире какты.

       6 Их, Сионнан Исраилгә котылу килсен иде!+

      Йәһвә әсирлектәге халкын кире кайтарганда,

      Ягъкуб шатлансын, Исраи́л сөенсен.

  • Римлыларга 3:10–12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Болай дип язылган бит: «Бер тәкъва кеше дә юк, берәү дә;+ 11 зирәк кеше дә, Аллаһыны эзләүче дә юк. 12 Барысы да юлдан тайпылган, барысы да яраксыз булып киткән. Игелек кылучы бер кеше дә юк».+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу