-
Ишагыя 6:1–3Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Узия́ патша үлгән елны+ мин биек һәм мәһабәт тәхеттә утыручы Йәһвәне күрдем.+ Аның япанчасының итәкләре гыйбадәтханәне тутырган иде. 2 Әйләнәсендә серафимнар тора иде. Һәрберсенең алты канаты бар иде. Алар ике канаты белән битләрен, ике канаты белән аякларын каплаган иде һәм ике канаты белән оча иде.
3 Алар каты тавыш белән бер-берсенә:
«Гаскәрләр Иясе Йәһвә изге, изге, изге!+
Бөтен җир аның даны белән тулы»,— дия иде.
-
-
Йәзәкил 1:27, 28Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
27 Аның билен хәтерләткән урыннан алтын белән көмеш эретмәсенә охшаш нәрсәдер+ өскә таба нурланып тора иде. Ул ут кебек балкып тора иде. Ә билен хәтерләткән урыннан астарак утка охшаш бернәрсә күрдем.+ Аны бар яктан балкыш чолгап алган иде. 28 Шул балкыш яңгырлы көнне болытларда хасил булган салават күперенә охшаш иде.+ Аны чолгап алган нурлы яктылык менә шундый иде. Ул Йәһвә данының чагылышына охшаш иде.+ Моны күргәч, мин йөзтүбән капландым һәм берәүнең сөйләгән тавышын ишеттем.
-