-
Чыгыш 9:23–26Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
23 Муса таягын күккә таба сузды, һәм Йәһвә күк күкрәтеп боз җибәрде, җиргә ут* төште. Йәһвә Мисыр җиренә боз яудырды. 24 Боз яуганда, аның арасында ут ялт-йолт килде. Боз гаять көчле итеп яуды. Мисыр халкы тарихында беркайчан да андый боз яуганы юк иде.+ 25 Боз Мисыр җирендәге һәр нәрсәне — кешеләрне һәм хайваннарны харап итте; ул кырларда үскән бөтен үсемлекләрне сукты һәм бөтен агачларны сындырып бетерде.+ 26 Исраиллеләр яшәгән Гөше́н җирендә генә боз яумады.+
-