10 Калдыр мине. Мин, ярсуым кайнап, аларны юк итәм һәм алмашка синнән бөек халык булдырам»+,— диде.
11 Шунда Муса үзенең Аллаһысы Йәһвәгә+ ялварып болай диде: «И Йәһвә, үз халкыңа ялкынлы ачу белән ярсыма, син бит аны Мисыр җиреннән бөек кодрәтең һәм куәтле кулың белән алып чыктың.+