-
Хакимнәр 6:1–5Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Ләкин исраиллеләр кабат Йәһвә күзендә начар булганны эшли башлады.+ Шуңа күрә Йәһвә аларны җиде елга Мидья́н кулына бирде.+ 2 Мидьян Исраилне җәберләде.+ Мидьян аркасында исраиллеләр үзләренә тауларда, мәгарәләрдә һәм барырга кыен булган җирләрдә яшерен урыннар* ясады.+ 3 Исраи́л орлык чәчкәндә, Мидьян, Амали́к+ һәм Көнчыгышта яшәүчеләр+ аларга һөҗүм итә иделәр. 4 Алар Исраил җирендә лагерь корып, Га́зага кадәр җирнең уңышын юк итә иде һәм исраиллеләр өчен ашарга бернәрсә калдырмый иде, сарык та, үгез дә, ишәк тә калмый иде.+ 5 Чөнки алар мал-туарлары һәм чатырлары белән саранча кебек күпләп килә иде.+ Алар үзләре дә, дөяләре дә санап бетергесез иде,+ һәм алар бу җиргә аны харап итәр өчен килә иде.
-