17 Ул югарыдан кулын сузды,
Мине тотып алып, тирән сулардан тартып чыгарды.+
18 Ул мине көчле дошманымнан,+
Миннән көчлерәк булган күралмаучылардан коткарды.
19 Хәсрәт кичергән көнемдә алар миңа каршы чыкты,+
Ләкин Йәһвә миңа таяныч булды.
20 Ул мине куркынычсыз урынга алып чыкты,+
Коткарды, чөнки мине хуш күрде.+