Яратылыш 41:51, 52 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 51 Беренче улын ул Манашше́*+ дип атады, чөнки: «Ходаем бөтен кайгы-хәсрәтемне һәм атам йортын онытырга булышты»,— дип әйтте. 52 Ә икенче улын ул Ифраи́м*+ дип атады, чөнки: «Газап чигеп яшәгән бу җирдә Ходай миңа балалар бирде»+,— дип әйтте. Левилеләр 26:9 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 9 Мин сезне фатихалармын, сезне ишәйтермен һәм күбәйтермен,+ мин сезнең белән төзегән килешүемне тотармын.+ Әюп 42:12, 13 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 12 Йәһвә исә Әюп гомеренең соңгы елларын элеккегә караганда күбрәк фатихалады.+ Әюп 14 000 сарыкка, 6 000 дөягә, 1 000 пар эре терлеккә һәм 1 000 ишәккә ия булды.+ 13 Аның шулай ук җиде улы һәм өч кызы туды.+ Зәбур 128:3 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 3 Хатының синең йортыңда — йөзем агачыдай,+Өстәл тирәли җыелган улларың зәйтүн агачының үсентеләредәй булыр.
51 Беренче улын ул Манашше́*+ дип атады, чөнки: «Ходаем бөтен кайгы-хәсрәтемне һәм атам йортын онытырга булышты»,— дип әйтте. 52 Ә икенче улын ул Ифраи́м*+ дип атады, чөнки: «Газап чигеп яшәгән бу җирдә Ходай миңа балалар бирде»+,— дип әйтте.
9 Мин сезне фатихалармын, сезне ишәйтермен һәм күбәйтермен,+ мин сезнең белән төзегән килешүемне тотармын.+
12 Йәһвә исә Әюп гомеренең соңгы елларын элеккегә караганда күбрәк фатихалады.+ Әюп 14 000 сарыкка, 6 000 дөягә, 1 000 пар эре терлеккә һәм 1 000 ишәккә ия булды.+ 13 Аның шулай ук җиде улы һәм өч кызы туды.+
3 Хатының синең йортыңда — йөзем агачыдай,+Өстәл тирәли җыелган улларың зәйтүн агачының үсентеләредәй булыр.