Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Патшалар 8:25
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 25 Һәм хәзер, и Исраил Аллаһысы Йәһвә, үз хезмәтчеңә — әтием Давытка: „Син минем алдымда йөргән кебек, синең улларың да минем алдымда йөреп, үз юлларын күзәтсәләр генә, Исраил тәхетендә синең токымнарың мәңге утырачак“+,— дип әйткән вәгъдәңне үтә.

  • Зәбур 89:3, 4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Син әйттең: «Сайлаган хезмәтчем белән килешү төзедем,+

      Хезмәтчем Давытка ант иттем:+

      4 „Мин токымыңны*+ мәңгегә билгеләрмен,

      Тәхетеңне бар буыннар өчен урнаштырырмын“».+ (Села)

  • Зәбур 89:20
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 Мин хезмәтчем Давытны таптым,+

      Аны изге маем белән майладым.+

  • Зәбур 89:36
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 36 Аның токымы* мәңге булыр,+

      Аның тәхете, алдымда торган кояштай, һәрвакыт торыр.+

  • Ишагыя 9:7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Аның Давыт тәхетендә+ һәм аның патшалыгында

      Хакимлеге чиксез үсәр,

      Һәм тынычлык мәңге булыр.+

      Ул патшалык шул вакыттан

      Гаделлек+ һәм тәкъвалык+ ярдәмендә

      Нык урнашыр+ һәм мәңге торыр.

      Гаскәрләр Иясе Йәһвә моны һичшиксез эшләячәк.

  • Ирмия 33:20, 21
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 «Болай дип әйтә Йәһвә: „Сез көнгә кагылышлы килешүемне һәм төнгә кагылышлы килешүемне бозып, көн белән төннең үз вакытында алмашынуын туктата алсагыз,+ 21 ул чакта гына хезмәтчем Давыт белән төзелгән килешүем бозыла алыр иде,+ һәм аның тәхетендә утырып патша булып идарә итүче улы булмас иде.+ Шулай ук хезмәтчеләрем ле́виле руханилар белән төзелгән килешүем дә бозыла алыр иде.+

  • Маттай 9:27
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 27 Гайсә үз юлын дәвам итте, һәм аңа ике сукыр кеше+ иярде. Алар: «Давыт Улы, безгә шәфкатьле бул»,— дип кычкырып барды.

  • Лүк 1:69
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 69 Ул үз хезмәтчесе Давытның+ йортында безнең өчен куәтле коткаручы* бирде.+

  • Рәсүлләр 2:30, 31
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 30 Ул пәйгамбәр булган һәм шуны белгән: Аллаһы ант биреп аның тәхетенә токымнарыннан берәүне утыртырга вәгъдә иткән.+ 31 Шуңа күрә ул, инде алдан белеп, Мәсихнең тереләчәге, аның Кабердә* калдырылмаячагы һәм гәүдәсенең черемәячәге хакында әйткән.+

  • Рәсүлләр 13:22, 23
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 22 Аны тәхеттән төшергәннән соң, патша итеп Давытны куйды+ һәм аның хакында шаһитлек биреп: „Мин күңелемә хуш килгән кешене,+ Иша́й+ улы Давытны таптым. Ул мин теләгән һәр эшне башкарыр“,— диде. 23 Шуннан соң Аллаһы, үз вәгъдәсен үтәп, Исраилгә Давыт токымыннан* коткаручыны — Гайсәне бирде.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу