9 Аннан соң бөтен Яһүд белән Иерусалимда Йәһвәгә изге салым китерү турында игълан ясалды.+ Бу салымны түләү турында Аллаһы хезмәтчесе Муса Исраилгә чүлдә чакта әйткән иде. 10 Моңа бөтен түрәләр, бөтен халык шатланды.+ Һәммәсе килеп, үз иганәсен шул тартмага сала барды, һәм тартма тулды.