11 Алар үткән көннәрне,
Аның хезмәтчесе Мусаның көннәрен исләренә төшерде:
«Үз халкын көтүчеләре+ белән бергә диңгез аша үткәргән+ Аллаһы кайда?
Аңа үзенең изге рухын иңдергән+ Аллаһы кайда?
12 Үзенең данлыклы кулы белән Мусаны уң кулыннан җитәкләгән,+
Үзенә мәңгелек исем булдырыр өчен,+
Алар алдында суларны аерган+ Аллаһы кайда?
13 Алар ачык кырда чапкан аттай
Абынмыйча үтсеннәр өчен,
Ярсулы сулар аша юл ачкан Аллаһы кайда?