-
Рәсүлләр 4:25–28Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
25 Син изге рух ярдәмендә үз хезмәтчең һәм атабыз Давыт аша+ болай дидең: „Ни өчен халыклар шаулаша, ни өчен халыклар буш нәрсәләр турында уйлана? 26 Җирдәге патшалар Йәһвәгә* һәм аның майланганына* каршы күтәрелә, һәм башлыклар, бердәй булып, аларга каршы җыелды“.+ 27 Чынлап та, Һиру́д һәм По́нти Пила́т,+ башка халык кешеләре һәм Исраилдәге халыклар син майлаган изге хезмәтчең Гайсәгә+ каршы бу шәһәрдә 28 син алдан билгеләнгәнне үтәр өчен бергә җыелдылар. Бу синең кодрәтең ярдәмендә һәм ихтыярың буенча булды.+
-