Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яратылыш 1:29
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 29 Шуннан соң Аллаһы болай диде: «Җир йөзендәге орлык бирүче һәм орлыклы җимеш бирүче һәр үсемлекне сезгә бирәм. Алар сезгә ризык булсын.+

  • Яратылыш 9:3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Хәрәкәт итүче барлык тереклекне сезгә, яшел үсемлекләрне биргән кебек, ризык итеп бирәм.+

  • Зәбур 144:3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 И Йәһвә, нәрсә соң ул кеше? Шулай да син аның белән кызыксынасың.

      Нәрсә соң ул үлемле кеше? Алай да син аңа игътибар итәсең.+

  • Маттай 6:25
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 25 Шуңа күрә мин сезгә шуны әйтәм: нәрсә ашарга һәм нәрсә эчәргә дип үз җаныгыз өчен һәм нәрсә кияргә дип үз тәнегез өчен борчылмагыз,+ җитәр.+ Җан ризыктан, тән киемнән мөһимрәк түгелме соң?+

  • Маттай 6:30
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 30 Бүген үсеп утырган, ә иртәгә утка ташланачак кыр үсемлекләрен Аллаһы шулай киендерә икән, иманга зәгыйфьләр, әллә ул сезне киендермәсме?

  • Яхъя 3:16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 Аллаһы бит дөньяны шулкадәр ярата ки, Улына иман итүче беркем һәлак булмасын өчен, ә мәңгелек тормыш алсын өчен,+ үзенең бердәнбер Улын бирде.+

  • Рәсүлләр 14:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 игелек эшләп, үзе турында шаһитлек биреп торды:+ сезгә күктән яңгырлар яудырды, үз вакытында мул уңыш бирде һәм,+ ризыклар белән туендырып, йөрәгегезне шатлык белән тутырды».+

  • Еврейләргә 2:6–8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 6 Әмма бер тапкыр бер шаһит болай дип язган: «Кем соң ул кеше?! Шулай да син аны исеңдә тотасың. Я адәм улы — кем соң ул?! Шулай да син аның хакында кайгыртасың.+ 7 Син аны фәрештәләрдән чак кына түбәнрәк итеп яраттың. Аның башына дан һәм хөрмәт таҗын кидердең, аны кулларың булдырган нәрсәләр өстеннән билгеләдең. 8 Барысын да аның аяк астына салып буйсындырдың».+ Һәр нәрсәне дә аңа буйсындырып,+ Аллаһы аңа буйсынмаган һичнәрсә калдырмаган.+ Шулай да бар нәрсәнең дә аңа буйсынганын без әлегә күрмибез,+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу