-
Гыйбрәтле сүзләр 7:14–21Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
14 «Татулык корбаны китерергә тиеш идем.+
Бүген нәзеремне үтәдем.
15 Шуңа күрә сине каршыларга дип чыктым да.
Хәзер менә сине эзләп таптым!
16 Мин ятагыма матур җәймәләр,
Төрле төсле Мисыр тукымалары җәйдем.+
17 Урын-җиргә ми́рра, алоэ* һәм дарчин сиптем.+
18 Әйдә, таң атканчы мәхәббәт касәсеннән эчик,
Ялкынлы сөю белән ләззәтләник.
19 Ирем өйдә юк,
Ул ерак сәяхәткә китте.
20 Үзе белән акча янчыгын да алды,
Тулы ай булганда гына кайтачак».
-