-
Гыйбрәтле сүзләр 5:23Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
23 Тәрбияне кире какканы өчен, ул һәлак булыр,
Чамасыз акылсызлыгы аркасында юлдан язар.
-
-
Малахи 3:5Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
5 Мин сезнең яныгызга хөкем итәр өчен килермен һәм сихерчеләргә,+ зиначыларга, ялган ант бирүчеләргә,+ шулай ук ялланган эшчене, тол хатынны һәм ятимне* алдаучыга+ һәм чит ил кешесенә ярдәм итүдән баш тартучыга*+ каршы шаһитлек бирергә ашыгырмын. Ул кешеләр миннән курыкмады»,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.
-
-
1 Көринтлеләргә 6:9, 10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
9 Тәкъва булмаган кешеләр Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак, әллә моны белмисезме?+ Алданмагыз. Фәхеш кешеләр* дә,+ потка табынучылар да,+ хыянәтчеләр дә,+ табигый булмаган җенси мөнәсәбәтләр өчен кулланыла торган ир-атлар да,+ ир-ат белән якынлык кылучы ир-атлар да,+ 10 караклар да, комсызлар да,+ эчкечеләр дә,+ башкаларны хурлаучылар да, талаучылар да Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак.+
-