-
Гыйбрәтле сүзләр 23:29–35Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
29 Кемдә кайгы? Кемдә хәвеф?
Кемдә талашулар? Кемдә моң-зар?
Кемдә сәбәпсез җәрәхәтләр? Кемнең күзләре кызыл?*
31 Шәрабның кызыл булуына карап торма,
Касәдә ялтырап торуына, эчкәндә тәмле булып тоелуына карама.
32 Ахырда ул еландай чагар,
Зәһәр елан сыман агулар.
34 Һәм син диңгез уртасында ятучы,
Кораб мачтасының башында ятучы кешедәй булырсың.
35 «Мине кыйнадылар, әмма мин сизмәдем.*
Миңа суктылар, тик мин белмәдем.
Кайчан уянырмын икән?+
Тагын эчәсем килә бит»*,— диярсең.
-