-
1 Ишмуил 15:13–15Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Ишмуил аның янына килеп җиткәч, Шаул аңа: «Йәһвә сине фатихаласын. Мин Йәһвәнең сүзен үтәдем»,— дип әйтте. 14 Ләкин тегесе аңа: «Алайса, нинди бәэлдәү һәм мөгрәү тавышлары ишетелә анда?»+ — диде. 15 Моңа Шаул: «Хайваннарны амаликлылардан алып килделәр, чөнки халык иң яхшы вак һәм эре терлекне жәлләде: аларны Аллаһың Йәһвәгә корбан итеп китерергә булды. Ә калганнарын без юк иттек»,— дип җаваплады.
-