-
2 Елъязма 36:11–13Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
11 Патшалык итә башлаганда Сидкыягә+ 21 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 11 ел идарә итте.+ 12 Ул үз Аллаһысы Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде һәм Йәһвә исеменнән сөйләгән Ирми́я пәйгамбәр алдында үзен басынкыландырмады.+ 13 Өстәвенә, Сидкыя́ үзен Аллаһы белән ант бирдерткән Нәбукаднизар патшага каршы баш күтәрде.+ Ул үҗәт һәм каты күңелле булып калды һәм Исраил Аллаһысы Йәһвәгә борылырга теләмәде.
-