23 Давытны күрү белән, Абигыя шунда ук ишәктән төшәргә ашыкты һәм Давыт алдында җиргә кадәр йөзтүбән иелеп сәҗдә кылды. 24 Аннары ул, аның аякларына егылып, болай диде: «Әфәндем, гаеп миндә булсын. Хезмәтчеңә үз сүзен әйтергә рөхсәт итче һәм хезмәтчеңнең сүзләренә игътибарлы булчы.