-
Җырларның җыры 4:1–3Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 «Син шундый гүзәл, сөйгән ярым минем!
Син шундый гүзәл!
Бөркәнчек каплаган күзләрең күгәрченнеке төсле.
Гила́д тауларыннан агылып төшкән
Кәҗә көтүе кебек синең чәчләрең.+
2 Тешләрең яңа гына кыркылган,
Әле генә коенган сарык көтүе күк;
Һәрберсенең игезәге бар,
Берсе дә үз баласын югалтмаган.
3 Иреннәрең ал җептәй.
Сүзләрең шундый ягымлы.
Бөркәнчек каплаган бит алмаларың*
Анар өлешләре шикелле.
-