6 Йәһвә болай ди,
Исраилнең Патшасы+ һәм аны Йолып Алучы+ Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди:
„Мин беренче һәм соңгы.+
Миннән башка Аллаһы юк.+
7 Миңа тиң кем бар?+
Җавап бирсен, миңа моны әйтсен һәм исбатласын!+
Алар булачак нәрсәләрне
Һәм аннан соң нәрсә булачагын сөйләсен.
Мин борынгы халыкны оештырганнан бирле шулай эшләп киләм бит.