Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 30:1–3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 30 Бөтен бу сүзләр — мин сиңа тәкъдим иткән фатиха һәм ләгънәт сүзләре — синдә үтәлгәч+ һәм син Аллаһың Йәһвә үзеңне тараткан халыклар арасында+ аларны исеңә төшергәч,+ 2 син үзең һәм улларың бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән+ Аллаһың Йәһвәгә кайтып,+ мин сиңа бүген боерганнарның барысын үтәп, аны тыңлый башлагач, 3 Аллаһың Йәһвә сине әсирлектән кайтарыр,+ сиңа шәфкать күрсәтер+ һәм сине Аллаһың Йәһвә тараткан бөтен халыклар арасыннан яңадан җыяр.+

  • Зәбур 106:47
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 47 И Йәһвә Аллаһыбыз, коткар безне,+

      Безне халыклар арасыннан җый,+

      Шулчак без синең изге исемеңә рәхмәтләр белдерер идек,

      Сине куанып мактар идек.+

  • Ишагыя 66:20
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 20 Алар барлык кардәшләрегезне атларга, хәрби арбаларга, каплаулы арбаларга, качырларга, елгыр дөяләргә утыртып бөтен халыклардан+ Йәһвәгә бүләк итеп минем изге тавым Иерусалимга китерер,— ди Йәһвә.— Һәм бу Исраи́л халкы үз бүләкләрен чиста савытларда Йәһвә йортына китергәндәй булыр».

  • Йәзәкил 36:24
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 24 Мин сезне халыклардан алырмын, бар илләрдән җыярмын һәм үз җирегезгә кайтарырмын.+

  • Микай 2:12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 И Ягъкуб, мин синең бар кешеләреңне һичшиксез җыярмын.

      Мин Исраилнең калганнарын һичшиксез бергә туплармын.+

      Мин аларны сарыкларны утарда җыйгандай,

      Көтүне көтүлектә җыйгандай бердәм итәрмен.+

      Анда кешеләрнең шау-шу тавышлары ишетелер.+

  • Зәкәрия 8:7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин халкымны көнчыгыш һәм көнбатыш җирләреннән кайтарачакмын.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу