Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Езра 1:1, 2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 1 Фарсы́ патшасы Кирның+ беренче елында, Йәһвәнең Ирмия́ аша әйткән сүзе+ үтәлсен өчен, Йәһвә Фарсы патшасы Кирның күңеленә бер уй салды. Шуңа күрә Кир үзенең бөтен патшалыгында мондый хәбәр игълан итеп, аны язып куярга кушты:+

      2 «Фарсы патшасы Кир болай ди: „Күкләр Аллаһысы Йәһвә миңа җирдәге бар патшалыкларны бирде+ һәм Яһүд җирендәге Иерусалимда үзенә йорт төзергә боерды.+

  • Ишагыя 41:25
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 25 Мин төньяктан бер кешене күтәрдем, һәм ул килер.+

      Ул көнчыгыштан* булыр+ һәм минем исемемне чакырыр.

      Ул идарәчеләрне* балчыкны таптагандай,+

      Чүлмәкче юеш балчыкны таптагандай таптар.

  • Ишагыя 45:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 45 Йәһвә үзенең майланган затына — Кирга+ әйтә,

      Аның алдында халыкларны буйсындырып,+

      Патшаларны коралсызландырыр өчен,

      Аның алдында ике якка ачылмалы ишекләр ачылсын

      Һәм капкалар ябык булмасын өчен,

      Ул уң кулыннан тотып торган+ Кирга болай ди:

  • Ишагыя 46:11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Мин көнчыгыштан ерткыч бер кошны,+

      Карарымны* үтәр өчен ерак җирдән кешене чакырам.+

      Мин әйттем һәм моны гамәлгә ашырырмын.

      Мин моны ниятләдем һәм моны үтәрмен.+

  • Даниял 10:1
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Фарсы́ патшасы Кирның+ идарә итүенең өченче елында Бәлтишәзә́р+ исемле Даниялга ачылыш бирелде. Андагы хәбәр хак, һәм ул бөек сугыш турында иде. Дания́л хәбәрнең мәгънәсенә төшенде, һәм аңа күргән нәрсәләрне аңлау сәләте бирелде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу