-
2 Патшалар 25:18–21Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
18 Сакчылар башлыгы шулай ук баш рухани Сирайны,+ аңардан соң икенче булып торган Сафуния́+ руханины һәм өч капка сакчысын алып китте.+ 19 Моннан тыш, ул гаскәриләр өстеннән башлык булып торган сарай түрәсен, патшаның шәһәрдәге биш якын кешесен, шулай ук шушы җирдәге кешеләрне хәрби хезмәткә җыйган гаскәр башлыгының сәркатибен һәм гади халык арасыннан әле дә шәһәрдә булган 60 кешене алып китте. 20 Сакчылар башлыгы Набузардан+ аларның барысын Риблага Бабыл патшасы янына китерде.+ 21 Бабыл патшасы аларны Хама́т+ җирендәге Риблада үтерде. Шулай итеп, Яһүдне үз җиреннән әсирлеккә алып киттеләр.+
-