-
Рәсүлләр 10:37, 38Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
37 Яхъя пәйгамбәр чумдырылу үтегез дип вәгазьләгәннән соң, кешеләрнең башта Гәлилә́ядә,+ аннан соң бөтен Яһүдиядә нәрсә турында сөйләгәннәрен сез үзегез дә беләсез. 38 Алар насаралы Гайсә турында сөйләде. Аллаһы аны изге рух белән майлады,+ аңа кодрәт бирде, һәм ул, игелек кылып һәм Иблис җәберләгән бар кешеләрне савыктырып, ил буйлап йөрде.+ Ул моның барысын Аллаһы аның белән булганга күрә башкара алды.+
-