-
Лүк 4:17–21Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
17 Аңа Ишагыя́ пәйгамбәр төргәген бирделәр, һәм ул төргәкне ачып, мондый сүзләр язылган урынны тапты: 18 «Йәһвә* миңа үз рухын бирде, чөнки ул мине ярлыларга яхшы хәбәрне игълан итәр өчен майлады, әсирләргә азатлык турында һәм сукырларга күзләре ачылачагы турында вәгазьләр өчен, ә җәберләнгәннәрне иреккә чыгарыр өчен,+ 19 шулай ук Йәһвәнең* хуплау вакыты турында вәгазьләр өчен җибәрде».+ 20 Шуннан соң Гайсә, төргәкне кире төреп, аны хезмәтчегә бирде дә утырды. Синагогадагы бар кеше аңа текәлеп карап тора иде. 21 Шунда ул аларга: «Сез әле генә ишеткән Язма өзеге бүген үтәлде»+,— дип әйтте.
-
-
Рәсүлләр 26:17, 18Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
17 Мин сине бу халыктан коткарырмын. Башка халыклар да, мин сине алар янына җибәргәч,+ сиңа зыян китермәс. 18 Мин сине алар янына аларның күзләрен ачар өчен,+ аларны караңгылыктан+ яктылыкка,+ Шайтан хакимлегеннән+ Аллаһыга таба борыр өчен җибәрәм. Шулай итеп аларның миңа иман итү аша гөнаһлары кичереләчәк+ һәм алар изге ителгәннәр арасында мирас алачак“.
-