-
Канун 28:49–51Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
49 Йәһвә сиңа каршы җир читеннән ерактан бер халык — теле сиңа аңлашылмаган халык+ күтәрер.+ Ул сиңа бөркет сыман ташланыр.+ 50 Ул олыга — хөрмәт, яшь кешегә илтифат күрсәтмәс рәхимсез бер халык булыр.+ 51 Алар, син юк ителгәнче, мал-туарыңның токымын һәм җиреңнең җимешен ашар. Алар сиңа бернинди орлык, яңа шәраб һәм май, бозаулар һәм бәрәннәр калдырмас, һәм син юкка чыгарсың.+
-