Езра 1:1 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 1 Фарсы́ патшасы Кирның+ беренче елында, Йәһвәнең Ирмия́ аша әйткән сүзе+ үтәлсен өчен, Йәһвә Фарсы патшасы Кирның күңеленә бер уй салды. Шуңа күрә Кир үзенең бөтен патшалыгында мондый хәбәр игълан итеп, аны язып куярга кушты:+ Езра 1:3 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 3 Арагызда кем аның халкыннан булса, шуның белән аның Аллаһысы булсын, һәм ул Яһүд җирендәге Иерусалимга барсын һәм Исраи́л Аллаһысы Йәһвәнең — йорты Иерусалимда торган* Аллаһының — йортын яңадан торгызсын. Ишагыя 11:12 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 12 Ул халыклар өчен билге* куяр һәм Исраилнең таралган кешеләрен җыяр.+ Ул җирнең дүрт почмагыннан Яһүднең чәчелгән халкын бергә җыяр.+ Ишагыя 49:22 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 22 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: «Менә, мин кулымны халыклар өчен күтәрермен,Милләтләр өчен билгемне* куярмын.+ Алар улларыңны кулларында китерер,Кызларыңны җилкәләрендә күтәреп килер.+
1 Фарсы́ патшасы Кирның+ беренче елында, Йәһвәнең Ирмия́ аша әйткән сүзе+ үтәлсен өчен, Йәһвә Фарсы патшасы Кирның күңеленә бер уй салды. Шуңа күрә Кир үзенең бөтен патшалыгында мондый хәбәр игълан итеп, аны язып куярга кушты:+
3 Арагызда кем аның халкыннан булса, шуның белән аның Аллаһысы булсын, һәм ул Яһүд җирендәге Иерусалимга барсын һәм Исраи́л Аллаһысы Йәһвәнең — йорты Иерусалимда торган* Аллаһының — йортын яңадан торгызсын.
12 Ул халыклар өчен билге* куяр һәм Исраилнең таралган кешеләрен җыяр.+ Ул җирнең дүрт почмагыннан Яһүднең чәчелгән халкын бергә җыяр.+
22 Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: «Менә, мин кулымны халыклар өчен күтәрермен,Милләтләр өчен билгемне* куярмын.+ Алар улларыңны кулларында китерер,Кызларыңны җилкәләрендә күтәреп килер.+