-
Лүк 1:30–35Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
30 Шунда фәрештә аңа болай диде: «Курыкма, Мәрьям, чөнки син Аллаһы каршында илтифат казандың. 31 Менә! Син буйга узарсың һәм ир бала табарсың,+ аңа Гайсә дигән исем кушарсың.+ 32 Ул бөек булыр+ һәм Аллаһы Тәгаләнең Улы+ дип аталыр. Йәһвә* Аллаһы аңа атасы Давытның тәхетен бирер.+ 33 Ул Ягъкуб йорты өстеннән мәңге Патша булып идарә итәр, һәм аның Патшалыгының ахыры булмас».+
34 Әмма Мәрьям фәрештәдән: «Минем ир-ат белән якынлык кылганым юк бит, ничек инде мин балага узармын?»+ — дип сорады. 35 Фәрештә аңа болай дип җавап бирде: «Сиңа изге рух иңәр,+ һәм Аллаһы Тәгаләнең кодрәте сине каплар. Шуңа күрә син тудырачак бала изге,+ Аллаһы Улы дип аталыр.+
-