3 Мин болай дидем: «Сез, Ягъкуб башлыклары,
Һәм сез, Исраи́л йортының җитәкчеләре,+ тыңлагызчы.
Сез гаделлекнең ни икәнен белергә тиеш түгелмени?
2 Әмма сез яхшыны нәфрәт итәсез+ һәм яманны яратасыз.+
Сез халкымның тиресен, сөякләреннән итен сыдырып аласыз.+
3 Сез шулай ук халкымның итен ашыйсыз+
Һәм аны туныйсыз.
Казанда пешерәсе итне, казанда пешерәсе түшкәне бүлгәләгәндәй
Сөякләрен сындырасыз һәм аларны ватасыз.+