41 Шуннан соң фиргавен Йосыфка: «Менә, мин сине бөтен Мисыр җирендә идарәче итеп билгелим»,— дип әйтте.+ 42 Шулай диеп, фиргавен үзенең мөһерле балдагын кулыннан салды да Йосыфның кулына кидерде. Ул аны нәфис җитеннән тегелгән киемгә киендерде һәм муенына алтын муенса асты.