-
Маттай 9:28–30Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
28 Ул бер йортка кергәч, шул сукырлар аның янына килде. Шунда Гайсә алардан: «Минем ярдәм итә алуыма ышанасызмы?»+ — дип сорады. Алар: «Әйе, Хуҗабыз»,— диде. 29 Гайсә аларның күзләренә кагылды+ да: «Сезгә иманыгызга карап бирелсен»,— диде. 30 Шунда аларның күзләре күрә башлады. Ә Гайсә аларны каты кисәтте: «Карагыз аны, бу хакта беркем дә белмәсен».+
-