-
2 Патшалар 18:17, 18Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
17 Ассирия патшасы Лакиштан+ Иерусалимга Һизәкыя патша янына тарта́н,* рабсари́с* һәм рапша́к* белән бергә гаять зур гаскәр җибәрде.+ Алар Иерусалимга килеп, кер юучылар кырына илтүче зур юл буендагы Югары сулыкның канавы янәшәсендә урнашты.+ 18 Алар патшаны чакыргач, яннарына патша йорты башлыгы Хилкыя́ улы Ильяки́м,+ сәркатип Шебнә́+ һәм елъязмачы Аса́ф улы Йоха́к чыкты.
-