Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Патшалар 18:19–25
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 19 Рапшак аларга болай диде: «Һизәкыягә әйтегез: „Бөек патша — Ассирия патшасы менә нәрсә ди: „Нинди таянычың бар синең?+ 20 Син: „Минем зирәк хәрби кешеләрем һәм сугыш алып барырга куәтем бар“,— дисең, әмма бу буш сүзләр генә. Кемгә таянасың син, хәтта миңа каршы баш күтәрергә батырчылык иткәнсең?!+ 21 Нәрсә, шул сынык камыш таягына — Мисырга таянасыңмы әллә?+ Кеше аңа таянса, ул бит аның кулын тишеп керәчәк. Мисыр патшасы фиргавен үзенә өметләнгәннәрнең һәммәсе өчен менә шундый ул. 22 Ә инде: „Аллаһыбыз Йәһвәгә таянабыз“+,— дисез икән, әллә Һизәкыя Яһүд белән Иерусалимга: „Иерусалимда менә шушы мәзбәх алдында табыныгыз“+,— диеп, аның биеклекләрен һәм аның мәзбәхләрен җимергән түгелме?“+ 23 Әйдә менә хуҗам Ассирия патшасы белән бәхәсләшеп кара: мин сиңа 2 000 ат бирәм һәм карыйк, син аларга утыртыр өчен җитәрлек җайдаклар табарсыңмы икән?+ 24 Әгәр дә инде Мисырның сугыш арбаларына һәм җайдакларына таянасың икән, ничек инде син хуҗамның хезмәтчеләре арасыннан хәтта иң кече җитәкчене чигендерә алырсың? 25 Бу җиргә каршы чыгып, аны җимерергә вәкаләт миңа Йәһвәдән бирелде. Йәһвә үзе миңа: „Бу җиргә каршы чыгып, аны җимер“,— диде».

  • 2 Патшалар 19:10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 «Яһүд патшасы Һизәкыягә әйтегез: „Таянычың булып торган Аллаһың сиңа: „Иерусалим Ассирия патшасының кулына бирелмәячәк“,— дисә дә, ышанма аңа.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу