-
2 Патшалар 19:22–24Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
22 Син кемне мыскыл итәсең, кемгә көфер сүзләр әйтәсең?+
Кемгә тавышыңны күтәрәсең?+
Горур күз карашыңны кемгә төбисең?
Исраилнең Изге Аллаһысына!+
23 Хәбәрчеләрең аша+ син Йәһвәдән мыскыллап көләсең+ һәм болай дисең:
„Күпсанлы сугыш арбаларым белән
Мин тау башларына кадәр менәрмен,
Ливанның иң ерак төбәкләренә кадәр җитәрмен.
Мин аның биек эрбет һәм иң яхшы артыш агачларын кисеп ташлармын,
Аның иң ерак яшерен урыннарына, иң куе урманнарына керермен.
-