-
2 Патшалар 19:35–37Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
35 Шул ук төнне Йәһвәнең бер фәрештәсе, чыгып, ассириялеләрнең лагеренда 185 000 кешене үтерде.+ Кешеләр иртән иртүк торсалар, җирдә үле гаскәриләрнең гәүдәләре ята.+ 36 Шулчак Ассирия патшасы Синахериб борылып, Нинәвәгә+ кайтып китте һәм шунда яшәде.+ 37 Бер көнне Синахериб үз илаһы Нисрухның гыйбадәтханәсендә табынганда, уллары Әдримәли́к белән Шаризә́р аны кылыч белән үтерделәр+ һәм Арара́т+ җиренә качып киттеләр. Аның урынына улы Асархәдду́н+ патша булып китте.
-